“Тормыш җырчысы”

     16 нчы гыйнвар көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә язучы Мирсәй Әмирнең тууына 115 ел тулу уңаенннан “Тормыш җырчысы” исемле китапханә сәгате узды. Китапханәче яшьләргә юбилярның тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат җиткерде. Авторның татар һәм рус телендә басылып чыккан китаплары белән таныштырды.
    Мирсәй Әмир – татар язучысы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.
      Мирсәй Әмир татар совет әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән каләм иясе. Казан сәнгать техникумында укыган чорда ук — узган гасырның егерменче еллары ахырында, аның матбугатта беренче хикәяләре дөнья күрә. Аның «Пар күгәрчен», «Безнең авыл кешесе», «Агыйдел» исемле әсәрләре, укучыларның тирән мәхәббәтен яулап ала.
    Төрле елларда иҗат ителгән «Ялантау кешеләре», «Саф күңел» романнары, автобиографик материалларга нигезләнгән «Без бәләкәй чакларда», «Үсә төшкәч», «Казан» дигән повестьлары, балалар өчен язылган әсәрләре, күпсанлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм тәрҗемә әсәрләре дә Мирсәй Әмир иҗатында аерым урын билиләр.