"Туган якта - кышкы табигать"

9 нчы гыйнвар көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә "Туган якта - кышкы табигать" исемле экологик сәгать узды. Ул кыш фасылына багышланды. Китапханәнче мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларын кышкы темага язылган шигырьләр, хикәяләр, кышкы матурлык сурәтләнгән рәсемнәр белән таныштырды.