"Моңлы ядкарь"

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Моңлы ядкарь" дип аталган видео язмалардан торган күргәзмә оештырды. Күргәзмә Татарстанның халык шагыйре  Разил Вәлиевка 75 яшь  тулу уңаеннан эшләнде. Видеоязмаларда Разил Вәлиевның төрле елларда уздырылган иҗат кичәләре төшерелгән.

Разил Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынган китап укучыларыбыз, аның китапларын гына укып калмыйча, видео язмаларны да алып карый ала.

Китапханәгә рәхим итегез!