“Ул утлар беркайчан да сүнмәс”

21 декабрь көнне Алабуга шәһәренең 2 нче гимназиясендә тугызынчы сыйныфлар өчен әдәби кичә узды. Ул татар халкының күренекле классик язучысы Габдрахман Әпсәләмов тууына 110 ел тулу уңаеннан узды. Аны Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре оештырды.

“Ул утлар беркайчан да сүнмәс” кичәсендә укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында төшерелгән видео белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, “Ак чәчәкләр” фильмыннан өзек карадылар. Шулай ук китапханәчеләр “Зур шәхес, бөек талант” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.