“Кеше булып каласы”

14 нче декабрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар шагыйре, язучы Нур Әхмәдиев тууына 75 ел тулу уңаеннан “Кеше булып каласы” исемле тематик полка оештырылды. Анда юбилярның “Аһәң”, “Яралы күк”, “Күзгә-күз”, “Абага чәчәге”, “Атларым, колыннарым”, “Амбирак”, “Мөнирстан” һ.б. китаплары урын алды.

Нур Әхмәдиев – танылган шагыйрь, егермеләп китап һәм күп кенә популяр җырларның авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Р. Төхфәтуллин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.