“Гомергә янды йөрәге милләте, халкы диеп”

   21 март Үзәк китапханәнең уку залында күренекле шәхес, җәмәгать эшлеклесе, Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат иткән, күп кенә шигырь китаплары авторы Фазыл Шәех тууына 80 елга багышлап әдәби кичә узды. Кичәне китапханәче Раушания Вәлиева ачып, Фазыл Шәехнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе вәкилләре Гөлзада Әхтәмова, Фәридә Хәбибрахманова, Тәслимә Кәримова Фазыл ага турында хатирәләр яңарттылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.Наилә Биҗановна Низамова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Гөлчәчәк Кариева Фазыл Шәехнең шигырен бик зур дулкынлану белән укыдылар.  Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева Фазыл Шәех сүзләренә язылган “Бәхетемә син минем”җырын башкарды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафыйк Мәхмүтов та Фазыл Шәехне  җылы сүзләр белән искә алды. “Әйтмә син” шигыренең русчага тәрҗемәсен сөйләде. Композитор Владимир Мироваев Фазыл Шәех сүзләренә язылган берничә җырын башкарды.Кичәдә шулай Фазыл Шәехнең тормыш иптәше Нәкыя апа, оныклары Нәфисә белән Әмир дә катнашты. Нәкыя апа барлык шәһәрдәшләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Оныклары бабаларының балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр. Кичә чын мәгънәсендә искә алу кичәсе булды. Алабуга медицина көллияте студентлары да,  килгән кунаклар кичәдән канәгать калдылар.