“Өянкеләр аны сагына”

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә  “Өянкеләр аны сагына” дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Ул шагыйрь, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хакимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең “Сусау”,  “Үрләр аша”, “Шигырьләр”, “Сайланма әсәрләр”, “Сайланма шигырьләр һәм поэмалар” китаплары, аның турында язылган китаплар, мәкаләләр урын алды.

Сибгат Таҗи улы  Хәкимов 1911 елның 4 декабрендә Әтнә районының Күлле-Киме авылында туган.

Шагыйрьнең “Беренче җырлар” дигән тәүге китабы ук аңа танылу китерә һәм аны 1938 елда ук Язучылар берлегенә алалар.

Шагыйрь 1941 елның июнендә Совет Армиясенә алына, кыска сроклы хәрби курсларда укый һәм 1942 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә була. Ржев һәм Курск дугасындагы каты сугышларда катнаша, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Г.Тукай шигырьләрендә тәрбияләнгән Хәким үз иҗатында аның турында күп язган. Үзенең беренче “Пар ат” һәм “Шагыйрьнең балачагы” поэмаларын ул бөек шагыйрьгә багышлаган.

“Җил исми, яфрак селкенми» шигырьләр һәм җырлар китабы өчен Сибгат Хаким Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган.