Алабугада «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район туры узды

2021 нче елның 15 нче ноябрендә Алабуга Үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» дип исемләнгән IV Халыкара әдәби конкурсының муниципаль сайлап алу туры узды.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:

«М. Җәлил татар телендә»

«М. Җәлил рус телендә»

«Җәлил дөнья халыклары телләрендә»

«Фронтовик язучылар татар телендә»

«Фронтовик язучылар рус телендә»

«Фронтовик язучыларның әсәрләрен рус телендә күмәк башкару»

«Фронтовик язучыларның татар телендәге әсәрләрен Коллектив башкару»

«Җәлиллеләр»

«Профессиональ башкаручылар»

«М. Җәлилгә багышланган Музей-экспозиция»

«М. Җәлил әсәренең дөнья халыклары телләренә иң яхшы әдәби тәрҗемәсе».

Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуны кисәтү, шулай ук халыкның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, муниципаль сайлап алу туры дистанцион форматта үткәрелде. Конкурсантларның чыгышларын карау жюри әгъзалары катнашында узды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм катнашучы сертификатлары гаризада күрсәтелгән электрон почта адресына электрон рәвештә җибәреләчәк.

“Җәлил укулары» IV Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсының муниципаль сайлап алу турының жюри составына:

Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фатыйхова Гүзәл Наил кызы; Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Җәләева Таҗрия Вәсим кызы; Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чураева Анджела Александровна; 8 нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Төхбәтуллина Хашия Тимерхан кызы, Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Кривилева Фәридә Минирахман кызы керде.

Муниципаль этапның барлык җиңүчеләре дә «Кукмара зонасы» зона турында (Кукмара, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Саба, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач муниципаль районнары) катнашачак.

Барлыгы конкурска 55 видеоролик тәкъдим ителде: рус телендә - 22, татар телендә – 29, инглиз телендә – 4.