"Изгелектә безнең бар ният"

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шагыйрә Гөлзадә Әхтәмованың 80 яшьлек юбилее уңаеннан  "Изгелектә безнең бар ният" дип аталган бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды.

Әхтәмова Гөлзадә Хаҗи кызы 1941 елның 15 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында дөньяга килә.

Гөлзадә апа кече яшьтән үк шигырьләр сөйләргә ярата. Концертларда бик еш катнаша, бии, акробатик номерлар белән чыгыш ясый.

1969 елда ул Алабуга педагогия институтының филология  факультетында укып, “Татар мәктәпләрендә рус теле укытучысы” дигән диплом ала. Өченче курста укыганда тормышка чыга. Тормыш иптәше Әхтәмов Шамил инженер-геофизик булып эшли. Алар бер кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстерәләр.

Институтны тәмамлагач, 1969-1975 елларда институт китапханәсендә библиограф булып эшли. Институтта язучылар түгәрәгенә йөри. 1963 елда “Яңа Кама” газетасында “Бала йоклый” дигән беренче шигыре басылып чыга. Шулай итеп, аның берәм-берәм шигырьләре басыла башлый.

Аның “Борынгы Алабуга”, “Мәхәббәтле иреннәре”, “Бүләк”, “Табигать сәйләннәре”, “Гөлчәчәк”, “Җәйге кар”, “Тылсым йорты” кебек күләмнәре зур булмаган китаплары дөнья күрә. 

2004 елның апрель аенда Гөлзадә Әхтәмова Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә. Шушы ук елда Казанда “Матбугат” нәшриятында “Йөрәгемдә яшен” исемле шигырь китабы басылып чыга. Җыентыкка зурлар һәм балалар өчен шигырьләр кергән.

2010 елда Гөлзадә Әхтәмова тәрҗемәсендә Марина Цветаева шигырьләре татар телендә  “Хөкем итмә син ашыгып” исемле китап булып чыга.

2012 елдан әдәбияттагы казанышлары өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты.