"Халык күңелендә калган моң”

    1 ноябрьдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә "Халык күңелендә калган моң” дип аталаган китап күргәзмәсе эшли башлады. Ул татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылды. Күргәзмәдә юбилярның китаплары, аның турында язылган материаллар, спектакльләреннән фотосурәтләр урын алды.            Кызыксынган китап укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.