“Аның моңы халык күңелендә”

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге композитор Сара Садыйкова тууына 115 ел тулу уңаеннан “Аның моңы халык күңелендә” дип аталган видеоны https://www.youtube.com/watch?v=ja8u9mmK9gA карарга тәкъдим итә. Әлеге видеоны Татарстан Энциклопедиясе институты эшләгән. Анда күренекле татар җырчысы, актриса һәм композитор Сара Садыйкованың татар телендәге тарихы турында сөйләнелә. Тапшыруны Совет һәм Россия тарихчысы, татар җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы алып бара.

#ТатарстанЭнциклопедиясеинституты #институтэнциклопедии  #СараСадыйкова