Рәшит Сүнәев - физик

       2021 ел - Россиядә Фән һәм технологияләр елы.

       Рәшит Али улы Сүнәев (1943) – физик. РФАнең хакыйкый әгъзасы (1992), Башкортстан һәм Татарстан ФАнең шәрефле әгъзасы (1992, 1995),  СССР ФАнең Космик тикшеренүләр институтында (Мәскәү) һәм Макс Планк институтында (Германия) эшли. Хезмәтләре югары энергия астрофизикасына, теоретик астрофизикага һ. б. карый. «Квант» (1986) һәм «Гранат» (1989) халыкара орбиталь обсерваторияләрнең фәнни җитәкчесе. АКШ Милли ФАнең чит ил әгъзасы, Европа ФА әгъзасы.