“Тормыш тоташ шигырь ул”

5 нче октябрь көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрә Саҗидә Сөләймәнова тууына 95 ел тулу уңаеннан “Тормыш тоташ шигырь ул” дип аталган шигъри сәгать узды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары юбиляр язучының “Серләремне сиңа сөйлим”, “Авыл урамы”, “Гомер”, “Отчий край, родные воды”, “Если выбегу навстречу”, “Мой край” шигырьләрен укыдылар. 

Китапханәчеләр китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.