Заман каһарманы.

Галимҗан Ибраһимов – халкыбызның милли аңы, иҗтимагый үсеше һәм милли азатлык хәрәкәте тарихында тирән эз калдырган фикер иясе, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, татар әдәбиятының классигы, милли әдәбиятта реализмга нигез салучыларның берсе, күренекле тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече, шактый еллар татар әдәби-мәдәни хәрәкәтен оештыручы һәм әйдәп баручыларның берсе, яшь талантларга остаз,ялкынлы  публицист һәм журналист, киң колачлы галим-филолог , тарихчы һәм күпләрне сокландырган педагог. Иң беренче чиратта ул язучы. Аның иҗаты Татарстанда гына түгел, башка халыклар арасында мәхәббәт казанды. Галимҗан Ибраһимов әсәрләре рус, украин, азербайҗан, башкорт, казак, кыргыз, таҗик, төрекмән, үзбәк, чуваш телләренә тәрҗемә ителгән. Аларны бик күп милләт кешеләре яратып укыйлар.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 елга багышланган китап күргәзмәсе эшли һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды. Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынган укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!