"Әдәбият - милләт елъязмасы"

Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 2021 ел "Год национальной книги. Милләтләр китабы елы" дип игълан ителде.

Февраль аеннан башлап без:
- башкорт,
- мари,
- татар,
- мордва,
- рус,
- кавказ халыклары әдәбияты,
- СНГ дәүләтләре әдәбияты белән таныштырып бардык.

Сентябрь ае - туган як турындагы әдәбият айлыгы!
Шул уңайдан сезнең игътибарыгызга бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим итәбез. Монда классик язучылар гына түгел, Алабугада яшәп ижат итүче, шулай ук яңа танылып килүче  әдипләребезнең дә китаплары урын алды.

Күргәзмә ай ахырына кадәр эшлиячәк. Сезне китапханәдә күрүебезгә шат булырбыз.
Безнең адрес: Казан ур., 15.