“Уйларым һәм хисләрем халык белән”

15 сентябрьдә Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге танылган драматург Таҗи Гыйззәт туган көне уңаеннан “Уйларым һәм хисләрем халык белән” дип аталган әдәби кунакханә оештырды. Әлеге чараның кунаклары – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең китапханә бүлеге студентлары. Китапханәче танылган драматургның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, “Аның дөньясы театр иде…» дигән альбомы белән таныштырды.

Студентлар Әгерҗе шәһәрендә оештырылган музейга виртуаль сәяхәт кылдылар, видеоролик карадылар.

Әдәби кунакханә “Туган як турындагы әдәбият айлыгы” кысаларында узды.