"Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре"

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре” дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. 
Күргәзмәдә “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары: Фазыл Шәех, Дибәҗә Каюмова, Гарәфи Әгъламҗан, Дамир Әюпов, Илдус Сирматов, Гөлзадә Әхтәмова, Кадрия Наил, Владимир Мироваев, Фирдәвес Хуҗин, Лира Ибраһимоваларның төрле елларда иҗат ителгән китаплары урын алды. Китап укучылар Алабугада яшәп иҗат иткән язучыларыбыз әсәрләре белән таныштылар.