"Язмышымда - яшәү дәрте"

6 сентябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрә Флёра Гыйззәтуллинага 90 яшь тулу уңаеннан "Язмышымда - яшәү дәрте" дигән әдәби портрет узды. Китапханәче Флера Сабирҗан кызының тормыш юлы, аның иҗаты турында сөйләде. Яшьләр "Кичерерсең әле...", "Тукай туган җирдә", "Онытма син безне, Татарстан!", "Ил өчен" һ.б. шигырьләрен укыдылар.