"Татарча диктант" белем бирү акциясе

Алабуга Үзәк китапханәсендә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе быел өченче мәртәбә узачак.

«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам хисе тәрбияләү, татар теле белән кызыксынуны арттыру максатларында оештырылган. Акция Татарстан Республикасының «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020–2023 еллар)» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала.

Акциянең нигезендә – теләге булганнар өчен РФнең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта узучы ирекле түләүсез диктант.

Төгәл үткәрү вакыты: 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән), 10-12 сентябрь, 2021 ел.

Барлык теләге булганнарны «Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнашу өчен Алабуга Үзәк китапханәсендә түбәндәге адрес буенча 10 сентябрь 11.00 сәгатьтә  көтеп калабыз:  Казан урамы, 15 йорт.

Тулырак http://diktant.tatar сайтында укый аласыз.