"Туган җир җылысы"

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге язучы Гәрәй Рәхим тууына 80 яшь тулу уңаеннан "Туган җир җылысы" дип аталаган китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәче юбилярның "Ни матур?.." шигырен укыды.

Гәрәй ага Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияс лауреаты. Ул 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа.

Язучы буларак Гәрәй Рәхим - өч дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән. 

Г. Рәхим - 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 

Китап укучыларны Г. Рәхимнең  китаплары белән якыннан танышырга китапханәдә көтеп калабыз!