"Каләм тылсымы"

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге татар драматургы һәм язучы Габделхәй Сабитовның тууына 90 ел тулуга багышланган “Каләм тылсымы” исемле әдәби сәгать уздырды. Китапханә бүлегендә укучы мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары  әдипнең тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышты.

Ул "Туган җир туфрагы", "Үлемсез Акылгали", "Тармаклы яшен", "Кайнар туфрак", "Урман кызы", "Ярсулы яз" хикәяләре, "Кичерелмәс гөнаһ", "Гарасат" пьесалары авторы. Аның пьесалары Минзәлә татар драма театрында куелган. Г. Сабитов П.Л. Трэверсның «Мери Поппинс», Р. Э. Распеның «Барон Мюнхгаузен маҗаралары» һәм Ф. Зальтенның «Бемби»әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.