Бөек Ватан сугышы башланганга 80 ел

1941 елның 22 июнендә ял көне иртәсендә фашистлар илебезне басып ала. Совет халкы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашларына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәшә.

Бу дөнья тарихындагы иң  авыр сугыш була. Аның нәтиҗәсендә совет халкы миллионарча корбаннар исәбенә үз Ватанының иминлеген, бәйсезлеген саклап кала, дөнья цивилизациясен коткаруга хәлиткеч өлеш кертә.

Татарстан халкы да җиңү өчен бар көчен куя. Хәрәкәттәге армия сафында республиканың 700 меңгә якын кешесе илнең азатлыгын яулада катнаша. Фронтка корал, кием-салым, азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары туктаусыз агып тора. Ул дәһшәтле еллар буыны үзенең патриотик, гражданлык бурычын намус белән үти.

Бөек Ватан сугышы дүрт елга якын дәвам итә. Татарстан уллары һәм кызлары аның барлык бәрелешләрендә, партизаннар хәрәкәтендә дә катнаша. Аларның 350 меңнән артыгы Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугыш кырларында ятып кала.