"Пушкин һәм Тукай - ике якты йолдыз"

     6 нчы июнь бөек рус шагыйре А.С.Пушкин  туган көн. Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “ Алабугада Пушкин көне” чарасына кушылды.  Китапханәчеләр Ленин мәйданында яшь укучыларыбыз белән А.С. Пушкин әкиятләре буенча кроссворд чиштеләр. Китап укучыларны һәм шәһәр кунакларын  ике бөек шагыйрь Тукай һәм Пушкин әсәрләреннән төзелгән "Пушкин һәм Тукай – ике якты йолдыз”  дип  аталган китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.  Китапханәчеләр Регионара “Пушкинны бергәләп укыйбыз” акциясенә кушылып,  Александр Пушкинның  “Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият”ен татар телендә укыдылар.