"Гүзәллекне күр әле..."

Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк шәфкатьле булырга тиеш. Күренекле педагог В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атаган. Бу чыннан да шулай...

4 июньдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Александр бакчасы” Шәһәр паркында ял итүчеләрне “Гүзәллекне күр әле...” библио-бульвары буйлап сәяхәткә чакырды. Сәяхәт  вакытында табигать сөючеләр, дару үләннәре җыючылар турында сөйләүче иң уңышлы китаплар белән танышырга мөмкинлек бирде. Бу өлкәдә тикшеренүчеләр, популярлаштыручылар тарафыннан язылган китаплар күп иде. Табигать темасына багышланган әдәби әсәрләр арасыннан Газиз Нәбиуллинның “Тын елга җыры”, Камил Кәримовның “Өй артында шомыртым”, Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” һ.б. китаплары безнең бульварда сәяхәт итүчеләрдә зур  кызыксыну уятты.