"Китапханәгә юл"

      27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне. Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре "Китапханәгә юл" дигән "Александр бакчасы" паркында  библиокросс оештырды. Паркта ял итүчеләргә китапханә белән бәйле сораулар бирелде. Җавап бирүчеләргә истәлеккә китап һәм буклетлар бүләк ителде. Сораштыруларга караганда, күп кеше китапханәгә сирәк йөри. Алар әйтүенчә,  урам китапханәсеннән китап сайларга яраталар. Үзләре дә китап китерәләр икән. Китапханә тормышы белән социаль челтәрләрдән  кызыксынып торуларын әйттеләр.