Тукай дөнья буйлап атлый

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге, бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 135 елга багышлап "Тукай дөнья буйлап атлый" дип аталган әдәби кичә уздырды. Кичәдә КФУның Алабуга институты студентлары катнашты һәм китапханәчеләр Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын тагын  бер искә төшерделәр.  Студентлар Г.Тукай шигырьләрен тыңлады. "Габдулла Тукайда кунакта" дип аталган викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә  "Шүрәле" әсәрен тыңлау белән тәмамланды. Китапханәчеләр кичәгә "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай..." дигән китап күргәзмәсе оештырдылар һәм күзәтү ясадылар.