«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы –Тарихта без эзлебез»

7 апрельдә Алабугада нәсел шәҗәрәсе конкурс-фестиваленең зона этабы узды.  Анда  Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнары һәм Яр Чаллыдан тугыз гаилә катнашты.

Районда узган зона этабында Актаныш районыннан Мәсәлимовлар гаиләсе җиңүче итеп билгеләнде.

Әлеге районның кураторы – Алабуга Үзәк китапханәсенең китапханәчесе Фатыйхова Гүзәл.