"Сәламәт гаилә - җәмгыятьнең нигезе"

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Сәламәт гаилә - җәмгыятьнең нигезе" дип аталган файдалы киңәшләр сәгате уздырды. Әлеге чара 7 апрель - Халыкара Сәламәтлек көне уңаеннан үтте. Алабуга Мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары сәламәт  яшәү серләренә төшенделәр, дөрес туклану, физик күнегүләр, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында файдалы киңәшләр алдылар. Китапханәче "Сәламәт гаилә -җәмгыятьнең нигезе" дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады