"Балачак иленә сәяхәт"
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан "Балачак иленә сәяхәт" дип аталган китап күргәзмәсе янында диалог-әңгәмә үткәрде. Китапханәче татар телендә басылып чыккан кызыклы китаплар, балалар язучылары белән таныштырды, Укучылар ошаткан китапларын өйләренә укырга алдылар.