"Габдулла Тукай - милләтнең рухи көзгесе"

   Апрель - Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында татар китабы айлыгы. Шул уңайдан китапханәчеләр "Габдулла Тукай - милләтнең рухи байлыгы"  дип аталган бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә бөек шагыйребез Г. Тукайның 135 еллык юбилеена атап ясалды. Әлеге күргәзмә ай буе эшлиячәк. Шагыйрьнең иҗаты белән танышырга китапханәгә чакырып калабыз.