Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителүгә 25 ел

Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән  Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән.

Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербындагы барс – республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы.

Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора. Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Татарстан гербына багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды.