"Ил-йортыма Нәүрүз килә!"

     Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге, Алабуга шәһәренең 2 нче санлы гимназиясендә уздырылган Нәүрүз бәйрәмендә катнашты. "Ил-йортыма Нәүрүз килә!" дип аталган бай эчтәлекле күргәзмәдә мәктәп укучылары Нәүрүз бәйрәменең тарихын, йолаларын, татар халык уеннарын чагылдырган китап һәм журнал материаллары белән таныштылар. Әлеге чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Мәктәп укучылары Алабуга шәһәрендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең җырларын һәм биюләрен бик оста итеп күрсәттеләр. Нәүрүз бик күңелле узды.