Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар

«Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин;

"Кояшны кочкан малай», Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон;

«Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов;

Милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев;

Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина;

«Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев;

Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов;

Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов;

Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов.