"Үткән сәхифәләрне яңартып"

    Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Әдәби Алабуга" әдәби галереясы кысаларында "Үткән сәхифәләрне яңартып" дип аталган Наип Лаисов иҗатына сәяхәт уздырды. КФУның Алабуга институты студентлары күренекле татар галиме, филолог, әдәби тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Алабуга педагогия институты (1989-2000) ректоры Наип Лаисовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

    Наип Лаисов  язучы буларак, әдәбият белеменә караган фәнни хезмәтләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән билгеле. Аның  Г.Тукай иҗатының лирик-эстетик хасиятләрен ачуга, анализлауга багышланган китаплары дөнья күрде. Шулай ук Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Ренат Харис, Марс Шабаев һәм башка шагыйрьләр иҗаты турындагы мәкаләләре теоритик яктан нигезле, дәлилле һәм заманча гомумиләштерүләре белән кызыклы. Студентлар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләренен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар.