"Язу канда да, җанда да"

     Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге күренекле язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан "Язу канда да, җанда да" дип аталаган әдәби сәгать уздырды. Анда мәдәният һәм сәнгать көллияте  студентлары катнашты. Китапханәче юбилярның  тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырды.  Күргәзмәдә "Таң җиле", "Көлми торган кеше", "Дәверләр аһәңе", "Бәхетсезләр бәхете", "Тозлы бал", "Ач тәрәзәң..." һ.б. китаплар урын алды.