"Көрәштә һәм иҗатта"

   Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге күренекле прозаик, фронтовик-язучы, тәрҗемәче Афзал Шамов тууына 120 елга багышлап, "Көрәштә һәм иҗатта " дип аталган күргәзмә-диалог уздырды. КФУның Алабуга институты  3 нче курс  студентлары Афзал Шамов иҗатын  тагын бер кат искә төшерделәр. Студентлар дәрестә Афзал Шамов әсәрләрен өйрәнү сәбәпле, кайбер хикәяләре турында үзләре дә сөйләп уздылар. Язучының кызы Әлфия Шамова бастырып чыгарган журнал материаллары белән кызыксындылар.