"Татарстан халыкларының телләре"

21 февраль - Халыкара туган телләр көне. Шул уңайдан Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Татарстан халыкларының телләре" дип аталган бай эчләлекле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә Р. Юсуповның "Икесен дә яхшы бел", "Туган тел һәм мәгърифәт", Н. Фәттахның "Древние языки мира", "Тел - акылның баскычы", "Нәниләр тел өйрәнә" мари, чуваш, удмурт, мордва халык телләрен өйрәнү сүзлекләре урын алды.