Алабугада "Татар кызы-2021"

   12 февральдә КФУның Алабуга институтының актлар залында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Татар кызы-2021" матурлык бәйгесе узды. Анда "Университет" мәктәбенең иң талантлы кызлары көч сынашты. Катнашучылар "Үзем турында үзем", "Татар халык ашлары", "Биючегә сүз әйтмәгез", "Дефиле", "Кем зирәк" кебек этапларда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алар үзләрен хуҗабикә, биюче, тел остасы буларак та ачтылар, тәмле ризыклары белән жюриларны да таң калдырылар.
   Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча "Татар кызы-2021" титулына 7 "Б" сыйныф укучысы Юлия Заһретдинова лаек булды.
     Кызларга бәя бирүчеләр арасында Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе, Үзәк китапханә китапханәчесе Фатыйхова Гүзәл дә катнашты.