"Күкрәгемнән кошлар очырам" : әдәби портрет

   9 февраль көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге башкорт язучысы Мостай Кәримгә багышланган әдәби портрет уздырды. Әлеге чара башкорт әдәбияты айлыгы кысаларында үтте. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышып, кызыклы мәгълүмат алдылар.