"Россия горурлыгы"

    Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында февраль ае – башкорт әдәбияты айлыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан, татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге балет биючесе, педагог, Россиянең, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты Нинель Давыт кызы Юлтыева  турында  “Үз һөнәренә мәхәббәт. Профессия по-любви”  дигән  фильм карарга тәкъдим итә: https://www.youtube.com/watch?v=M40QXq2MjPo

  Белешмә өчен. Ул 1935-1941 елларда Ленинград хореография училищесында укый, 1968 елда шушы училищеның педагогика бүлеген, 1972дә Ленинградның Н. А. Римский-Корсаков исемендәге дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1941 елдан бирле Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты булган Нинель Даутова 1946 елда Казанга килеп, Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. 1946-1966 елларда прима-балерина һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балет труппасында сәнгать җитәкчесе буларак сәхнә сәнгатен үстерүдә хезмәт куя. Нинель Юлтыева башкарган төп партияләрдән Н.Җиһановның  “Зөһрә”сендә – Зөһрә, Ф.Яруллинның “Шүрәле”сендә – Сөембикә, А.Крейнның “Лауренсия”сендә – Лауренсия, Б.Астафьевның “Бакчасарай фонтаны”нда – Мария, П.Чайковскийның “Йокыга талган гүзәл”ендә – Аврора һ.б.ларны санап китү дә аның нинди югарылыктагы башкаручы булуын күрсәтә. 1972 елдан ул – Казан мәдәният институтының хореография кафедрасы мөдире, 1985 елдан – шушы институт профессоры.