“Әдәби Алабуга " әдәби галереясен ачу тантанасы

    Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын һәм Алабугада беренче ачык китапханә ачылуга 125 ел тулу уңаеннан, Үзәк китапханәдә заманча Алабуга язучылары һәм шагыйрьләренең «Әдәби Алабуга» әдәби фотогалереясын ачу тантанасы узды.

   Чараны "Алабуга башкарма комитетының мәдәният идарәсе"  җитәкчесе   Юлия Рафаил кызы Шәкурова ачып җибәрде. Ул проектка киләчәк үсеш һәм замандаш язучыларыбызның иҗатын актив рәвештә популярлаштыруны теләде.  МБУ “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова проектны әзерләүдә катнашканнарга, беренче чиратта рәссам В. А. Селиверстовка рәхмәт сүзләре белдерде. Ике ел элек оештырылган  «Алабуга районының әдәби картасы» проектының республиканың башка районнарыннан килгән коллегаларына тәкъдим ителүе һәм «Татарстан-безнең уртак йортыбыз» Республика конкурсында 1 урын алуы турында сөйләде. Әлеге проект бүген ачылган «Әдәби Алабуга» фотогалереясында дәвамын алды. Юлия Владимир кызы  проектны алга таба үстерү планнары һәм идеяләре белән уртаклашты.

    Галереяне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән яшь танылган драматург Артур Шәйдулла, шагыйрә Кадрия Наил, проект партнеры һәм шәһәребезнең танылган блогеры Дионис Король чыгыш ясады. Кызыл тасманы кисү хокукы мәдәният идарәсе башлыгы Ю.Р. Шакуровага һәм дәрәҗәле кунакларга бирелде.

     Бүгенге көндә галереяда Алабуганың танылган язучылары һәм шагыйрьләренең 16 портреты бар.

  Әлбәттә, “Әдәби Алабуга “ галереясе әдәби иҗатта үзен күрсәткән алабугалыларның яңа портретлары белән тулыландырылачак.