Әдәби галерея

29 нчы гыйнвар көнне Алабуга Үзәк китапханәсендә "Әдәби Алабуга" галереясын һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге әлеге чарага "Халыклар бердәмлеге - Татарстан байлыгы. Богатство Татарстана - это единство народа" дип исемләнгән зур, бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә татар, рус, башкорт, мари, мордва, чуваш, удмурт милләтләренең телләрен һәм әдәбиятын чагылдырган китаплар урын алды.