"Шигырьләрем минем - тере шаһитларым"
Холокоста корбаннарын искә алу ункөнлеге кысаларында 27 нче гыйнвар көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге уку залында "Шигырьләрем минем - тере шаһитларым" дип аталган патриотик шигърият сәгате уздырды. Әлеге чара Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгына багышланды. Мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары видеоролик белән таныштылар, М. Җәлилнең патриотик шигырьләрен тыңладылар.