Тимирязев безгә нәрсә белән кадерле

2021 ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фән эшлеклеләре белән таныштыруны башлап җибәрә.

Тимирязев безгә нәрсә белән кадерле. 

Климент Аркадьевич Тимирязев тирән фикерле һәм олы йөрәкле  кеше, алдынгы фәнни идеяләрне армый-талмый яклаучы, демократия өчен дәртле көрәшче һәм халыкның тугры хезмәтчесе. Иң эре ботаник- физиолог, үсемлек тереклеген тикшерүдә иң күренекле галим булу белән бергә, ул фәнне иң оста популяштыручы, ягъни үзенең белемнәрен халыкка җанлы һәм аңлаешлы итеп бирә белүче дә иде. 

Тимирязев нәрсә белән кызыксынып яшәгән, аны нәрсә рухландырган, ул ничек эшләгән, нәрсә хакында һәм ничек язган икәнен  сез әлеге китапны укып белә аласыз. 

Корчагин А.И.

К.А. Тимирязев: тормышы һәм иҗаты/ А.И. Корчагин.- Казан: ТАТГОСИЗДАТ, 1950.- 173 б.

Китапханәгә рәхим итегез