"Йолдызларга юллар ярганда"

 Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге язучы-прозаик, тел һәм мәдәният тарихы белгече Адлер Камил улы Тимергалин тууына 90 елга багышлап, "Йолдызларга юллар ярганда" дип аталган тематик киштә әзерләде. 

Алдер Тимергалин китап укучыларга үзенең "Кабул булсын теләгең", "Җиде юл чатында", "Космостан кунаклар", "Карурман аша", "Ерак планетада", "Әкият" китаплары аша таныш. Күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсе буларак "Миллият сүзлеге" дигән зур фәнни хезмәтен тәмамлый. Бу сүзлеге өчен ул 2006 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиягә лаек була. 

Адлер Тимергалин татар әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм аны үзенчәлекле әсәрләре белән баеткан каләм осталарының берсе.