Иңнәрендә милләт йөге

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев – безнең иҗтимагый-сәяси дөньябызда җигелеп эшли торган шәхесләребезнең берсе. Парламент эшлеклесе буларак, милләт тормышының, мәдәният һәм мәгариф өлкәсенең барлык фундаменталь мәсьәләре аның актив катнашуында хәл ителә. Әмма, ул, – барыннан да элек, әдип, ягъни әдәбиятыбызның төрле жанрларында үзенең осталыгын күрсәткән язучы.Барыннан да бигрәк Разил Вәлиев – шагыйрь, шигъри сүз остасы...Талантлы һәм кабатланмас шагыйребез үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үзәк итапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Иңнәрендә милләт йөге” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды һәм күргәзмәгә күзәтү ясады. Күргәзмә белән танышу өчен китап сөюче дусларыбыз сезне дә көтеп калабыз. Рәхим  итегез!