"Җирдә дә, күктә дә Туфан исеме"

    Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән "Җирдә дә, күктә дә Туфан" исеме астында әдәби сәгать узды.  Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Х. Туфанның тормыш юлы турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, "Агыла да болыт агыла", "Киек казлар", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Хушыгыз..." һ. б. шигырьләре  белән дә таныштылар.