"Шәфкатьлелек бизи кешене"

     Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан "Шәфкатьлелек бизи кешене" дигән исем астында китап күргәзмәсе оештырды.

     Янәшәбездә тормыш авырлыкларына бирешмичә, бик зур сынауларга дучар булып та, алар алдында сынмыйча, көчле рухлы, тормышны чын күңелдән яратучы кешеләр шактый. Алар арасында татар язучылары: Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Рәниф Шәрипов та бар. Күргәзмә инвалид язучыларның тормыш юлын, иҗатын чагылдыра. Шулай ук танылган блогер, армиядә фаҗигале рәвештә аякларын югалтып та, рухын сындырмаган Рөстәм Нәбиев турында басылып чыккан "Бөртекләп җыелган гомер" китабы һәм "Идел" журналында басылып чыккан мәкалә дә урын алды.