«Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез»

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 3нче декабрь - Билгесез солдат көне уңаеннан «Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез» дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Анда "Хәтер" һәм  "Халык күңелендә мәңгегә" китаплары урын алды. 

Хәтер Китабы - каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган. Бу китап - туган җире азатлыгы өчен, башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында яңа буыннарның баш ию билгесе. Аларның исеме, онытылмас эшләре якты маяк булып, буыннардан - буыннарга күчсен. 

"Халык хәтерендә мәңгегә" китабы өч бүлектән тора. Алабуга шәһәре һәм районыннан сугышта һәлак булганнарның исемнәре, "Хәтер" китабына кермәгән исемнәр өстәлде. Кайчан һәлак булган, кайда күмелгән булу турында мәгълүмат бирелде. Икенче бүлектә сугыштан кайтып, тыныч тормышта яшәп, сугыштан соң илне аякка бастыруда үз өлешен керткән, районда һәм шәһәрдә билгеле булган кешеләр. Өченче бүлектә Җиңүнең 55 еллыгын каршылаучы ветераннар турында кыскача язмалар бирелде. Китап Бөек Җиңүнең 55 еллыгына багышлап чыгарыла.