Әниемнең ак яулыгы

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре әниләр көне уңаеннан "Әниемнең ак яулыгы" дип аталган бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә шагыйрь Р. Миңнуллинның "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...", язучы Ә. Еникинең "Матурлык", Х. Сарьянның "Бер ананың биш улы", Ф. Садриевнең "Таң җиле" Ә. Хәйруллинаның сәламәтлеккә багышланган "Ана - бөек исем"  һ.б. китап-журналлар урын алды. 

Хөрмәтле китап укучылар, сезне күргәзмә белән якыннан танышырга китапханәбезгә чакырып калабыз. 

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә.